news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Казанда Россия Гран-при этабында чыгыш ясаячак

Россиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Татарстан башкаласында Россия Гран-при ярышларының өй этабында чыгыш ясаячак. Бу хакта Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гран-при ярышларының Казан этабы 4-6 ноябрьдә узачак. Ярышлар «Спорт сараенда» оештырыла. Вәлиева Казаннан тыш, Мәскәүдә 21-23 октябрьдә узачак этапта да чыгыш ясаячак.

Фигуралы шуу буенча Гран-при сериясенә Мәскәү, Сочи, Казан, Мәскәү, Самара һәм Пермьдә узачак алты турнир керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100