news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Казанда һәм Мәскәүдә Россия Гран-при этапларында чыгыш ясаячак

Камилә Вәлиева Казанда һәм Мәскәүдә Россия Гран-при этапларында чыгыш ясаячак
Фото: © "Татар-информ"

Яңа сезонда Россия Гран-при этапларында катнашучылар билгеле булды. Турнирның квалификация раунды октябрьдән ноябрьгә кадәр илнең алты шәһәрендә узачак. Бу турыда «ТИ-Спорт» хәбәр итте.

Казанда Гран-при этабын 10-13 ноябрьдә була. Гариза бирүчеләр арасында Камилә Вәлиева, Софья Муравьева, Алина Горбачева, Евгений Семененко, Глеб Лотфуллин, шулай ук Ясминә Кадыйрова — Валерий Колесов, Анастасия Мишина — Александр Галләмов парлары бар.

Этаплар шулай ук Уфада (13-16 октябрь), Омскида (20-23 октябрь), Красноярскида (27-30 октябрь), Самарада (17-20 ноябрь) һәм Мәскәүдә (24-27 ноябрь) узачак.

Россия Гран-при финалында чыгыш ясау хокукын яулау өчен һәр фигуралы шуучы ике этапта катнашырга тиеш. Шуңа күрә Вәлиева Мәскәүдә дә чыгыш ясаячак. Анда аңа Елизавета Туктамышева һәм Софья Муравьева белән ярышырга туры киләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якын арада спорт арбитраж судында (CAS) тыңлаулар узарга тиеш. Спорт судында Вәлиеваның допинг эше карала. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, фигурист кызны билгеле бер вакытка дисквалификацияләү ихтималы бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100