news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида җиңү яулады

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида беренче урынны алды. Казан тамашачылары Вәлиевага ике минуттан артык алкышлады.

Камилә Вәлиева җиңүгә ышанычлы барды, кыска программадан соң лидер булды. Ирекле программаның өченче этабында спортчы дүртле тулуп ясады. Камиләнең төп көндәшләре Вероника Яметова һәм Ксения Синицына булды. Ярышлар нәтиҗәсендә Вәлиева җиңүче булды, ул башкалардан 30 баллга күбрәк отып барды – 241,72 балл.

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның өченче этабында җиңүче булды. Фигуралы шуучы Пекиндагы Олимпиадага багышланган программасын кабат тәкъдим итте. Камилә үзенең чыгышы башында дүртле тулуп ясаганда егылды. Әмма калган сикерешләрне Вәлиева уңышлы үтте. Чыгышыннан соң спортчы ике тапкыр дүртле тулуп башкарырга тырышты. Ләкин, бу уңышлы тәмамланмады. Һәрхәлдә, Вәлиева ярышта җиңеп чыкты. Ирекле программа өчен аның нәтиҗәсе – 158,42 балл. Балларның гомуми суммасы – 241,72 балл.

news_right_1
news_right_2
news_bot