news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева допинг-гауга сәбәпле югалткан медальләрен әлегә кире кайтара алмаган

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева допинг белән бәйле гауга сәбәпле югалткан медальләрен әлегә кире кайтара алмаган. Бу хакта чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта медальләрнең берсе дә яңадан бүленеп спортчыларга тапшырылмады», - дип тапшыра ТАСС чыганак сүзләрен.

Исегезгә төшерик, узган елның 29 гыйнварында Спорт арбитраж суды (CAS) Вәлиеваны триметазидин дип аталган тыелган препарат кулланган өчен дисквалификацияләде. Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) таләбен канәгатьләндереп, спортчыны дүрт елга ярышлардан читләштерделәр. Бу вакыт 2021 елның 25 декабреннән исәпләнә башлады.

Халыкара тимераякта шуучылар берлеге кагыйдәләрендәге чикләүләр нигезендә, Камилә 2026 елгы Олимпия уеннарында чыгыш ясый алмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot