Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камилә Вәлиева допинг эше буенча гаепсез дип табылды, әмма алтын медаленнән мәхрүм ителде
Россия спортчысы Камилә Вәлиева допинг эше буенча гаепсез дип табылды.
Бөтендөнья антидопинг агентлыгының (WADA) матбугат хезмәте фигуристкага карата ачылган эш буенча Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) дисциплинар комитетының йомгаклау карары турында мәгълүмат чыгарды.
Россия агентлыгы Камилә Вәлиеваны антидопинг кагыйдәләрен бозуда гаепсез дип тапкан. Шул ук вакытта, РУСАДА хокук бозу фактын таный, әмма булган хәлдә Вәлиеваның гаебе һәм эшкә салкын карау факты ачыкланмаган.
Шуңа бәйле рәвештә, фигуралы шуучы 2021 елның декабрендә Россия чемпионатында яулаган алтын медальдән мәхрүм ителәчәк. Ул вакытта аннан алынган допинг-проба уңай нәтиҗә күрсәтте.
Россиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) бу карарына карата Бөтендөнья антидопинг агентлыгы (WADA) Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять белән мөрәҗәгать итәчәк. Моңа кадәр шул ук судка, Камилә Вәлиеваны дүрт елга дисквалификацияләүне сорап, мөрәҗәгать тапшырылган иде.
Искәртеп узабыз, Вәлиеваның уңай допинг-пробасы турында 2022 елның февралендә Пекинда узган Олимпия уеннары вакытында билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз