news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Төп дәүләт имтиханын ничек тапшыруы турында сөйләде

Казан кызы, Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) ничек тапшыруы турында сөйләде.

«Мин ялымнан канәгать. Ике ай ял иттем һәм ай ярым Төп дәүләт имтиханына әзерләндем һәм аны тапшырдым. Иң беренче имтихан – иң дулкынландыргычы, чөнки син анда нәрсә буласын белмисең. Беренче булып инглиз телен тапшырдык, һәм анда аудиториядә нибары ике кеше һәм ике тикшерүче булды. Иң курыккан имтиханнар – инглиз һәм рус телләреннән, ә иң җиңеле – биология һәм математика», – дип яза «Чемпионат» сайты Вәлиева сүзләрен.

Моннан тыш, фигуралы шуу остасы ялдан соң гадәти ритмга әйләнеп кайтуын шәрехләде, шулай ук яңа сезонының кайчан башланачагын әйтте.

«Хәзер авыр, әмма тиздән элеккеге формага керермен дип өметләнәм. Бозга чыкканчы, үземне бераз гына булса да тәртипкә китерү өчен, спортзалга йөрергә тырыштым. Залда барысын да әйбәт эшлисең кебек: йөгерәсең, тын бетми. Ә бозга чыксаң, башка мускуллар эшли, бер-ике тапкыр шуып килсәң, ардыра. Бездә, гадәттә, сезон сентябрь аенда башлана, ә монда октябрьдә, сентябрь азагында булачак. Шуңа күрә беркая да ашыкмыйбыз, тыныч кына башлыйбыз», – диде Вәлиева.

Камилә Казанда туган һәм биредә фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган. Алты яшендә аның гаиләсе Мәскәүгә күчеп китә. Хәзер фигуралы шуу остасы Этери Тутеридзеның тренерлар төркемендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100