Мин киләчәктә тормышымны татар филологиясе һәм журналистика белән бәйлисем килә, шул сәбәпле, бердәм дәүләт имтиханы итеп, татар телен сайладым. 81нче код материаллары буенча әзерләндем, чөнки 82нче код варианты тәкъдим ителмәде. Бердәм дәүләт имтиханында күп балл җыю өчен структурасын белергә кирәк, нигездә, шуңа таянып эшләдем. Укытучы белән бергә әзерләндем.
Олимпиада материалларын чиштек, китаплардан биремнәр эшләдек, алдагы еллардагы вариантларны карадык. Казан дәүләт университетының филология һәм журналистика юнәлеше тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнаштым. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призер булдым, республикада үземне сынап карадым.
Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган укучылар белән «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.