news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Яңа ачылган «Сөләйман» мәчете Балтач пансионатының филиалы була

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Яңа ачылган «Сөләйман» мәчете Балтач пансионатының филиалы була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды. Ачылыш тантанасында Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчеттә Балтач районы Бөрбаш мөселман балалары өчен «Ярдәм» пансионатының икенче ноктасы урнашуын әйтте.

«Кемдер Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә яки төзелеш эшләрендә катнашса, Аллаһы Тәгалә аңа шундый ук рәвештә, шундый ук сыйфатта җәннәттә йорт бүләк итәр», – ди сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Димәк, мәчетләребез сыйфатлы булырга тиеш. Аннан соң безнең мәчетләр гыйбадәт кылу урыны гына түгел, аларның һәрберсенең үзенчәлеге бар: бер мәчетебездә балалар Коръән ятлый, икенче мәчетебездә сукыр кешеләргә ярдәм күрсәтелә. «Сөләйман» мәчете исә Балтач пансионатының филиалы булачак», – ди Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: © Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда яшәүче халык өчен барлык уку мөмкинлекләре булуын һәм чит илгә китеп укырга кирәкмәвен дә искәртте. «Республикабызның 350 мәчетендә башлангыч белем бирелә, 8 мәдрәсәбез, 1 институтыбыз һәм 1 академиябез бар», – диде ул.

Кунакларны сәламләргә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да килде. «Казанның 1000 еллыгыннан соң нәрсә эшләргә, әҗәтләрне ничек кайтарырга, дип аптырап утырганда, минем яныма Рамил хәзрәт килде. Ул Левченко бистәсендә урнашкан мәчеткә барырга тәкъдим итте. Аны хәтта мәчет дип атарга кыен, чөнки ул манара өстәп куелган коттедж иде. Ләкин мәчетнең эченә кереп, йөзендә бәхет балкып торучы сукыр кешеләрне күргәч, сау-сәламәт, аяк-кулларымның исән-сау булуын аңлап, үземә дәрес алдым», – диде ул.

Илсур Метшин мәчетнең төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. «Илдар хәзрәтнең (Баязитов - автор иск.) нинди катлаулы юл үтүен бик аз кеше генә хәтерли. Ул минем өчен чын иманлылык үрнәге. Авырлыкларга карамастан, ул сынмады. Әгәрдә миңа шул чакта хәзер әлеге мәчетнең ачылышында басып торачагыбыз турында әйткән булсалар, мин ышанмас идем. Шул кадәр авыр еллар иде», – дип, өстәде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сөләйман» мәчетендә төзелеш эшләре 2021-2023 елларда булды. Мәчетнең иске бинасын сүтеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артык булган яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелде. Яңа бинада зур намаз залы якынча 300 кешегә исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар залы урнашкан. Анда якынча 80 урын каралган. Биредә кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан.

Мәчет проекты авторы - архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчетнең өч ак гөмбәзе бар. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә. Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.

Фото: © Салават Камалетдинов

  • Балтач пансионаты аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балаларга исәпләнгән. Мәчеттә алар рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерә, пансионатта аларга яшәү, дәрес әзерләү, киемнәрен чистарту һәм юу өчен барлык мөмкинлекләр булдырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100