Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Республикакүләм ифтар турында: Бу күренешкә сөенергә кирәктер

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган XIII Республикакүләм ифтардан соң Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән аралашты һәм чарага кагылышлы сорауларга җавапларын бирде.
«Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбриклим. Ифтар оешкан төстә үтте. Барлыгы 800 волонтёр биредә хезмәт куйды. Тулаем алганда 13 мең кешелек порция әзерләнде. Оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Съезд да бүген булгач, монда 1500 имам җыелды. Әлбәттә, халык күбрәк булды, әмма бу күренешкә сөенергә кирәктер», — дип ассызыклады мөфти.
- Оештыручылар әйтүенчә, ифтардагы бер ланч-бокс 750 сумга төшкән. Ике павильонда 21 000 кв.м. ковролин җәелгән, авыз ачу өчен 2 100 өстәл куелган. Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 000 данә чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз