Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Вологда мөселманнары җәмгыяте рәисе белән фикер алышты
Татарстан Диния Нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Вологда мөселманнары җәмгыяте рәисе Альберт хәзрәт Мостафин белән очрашты. Альберт хәзрәт әлеге төбәктә татар җанлы шәхес тә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Альберт хәзрәт Татарстанда ислам үсеше һәм мәгърифәтчелек буенча кызыксынуы хакында җиткерде һәм хезмәттәшлек алып барырга тәкъдим итте. Хәзрәтләр уртак чаралар – фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар оештыру планнары турында фикер алышты.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз