news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза кабул булуның билгесен атады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза кабул булуның билгесен атады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәме вәгазе укылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә Рамазан аеннан соң игелекле гамәлләр кылу – ураза кабул булуның билгесе, дип атады.

«Ураза кабул булуның бер билгесе бар. Кеше Рамазаннан соң игелекле гамәлләрен һәм гыйбадәтләрен дәвам итә икән, димәк, уразасы кабул булган дигән сүз. Рамазан ае кешене яхшыга үзгәртергә тиеш. Аллаһы Тәгалә адәм баласы аңа бер генә адым ясаса да, шул кешенең каршысына ун адым ясар, ди», – диде Татарстан мөфтие вәгазендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot