Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ураза гаете – ул нәфесне җиңү көне
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете уңаеннан узган бәйрәм вәгазендә мөселманнарны Рамазан ае тәмамлану белән котлады һәм бу чорның төп мәгънәсе – нәфесне җиңеп, рухи иреклеккә ирешү икәнлеген билгеләп үтте.
Мөфти үз чыгышында, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сүзләренә таянып, нәфес белән көрәшнең иң зур җиһад икәнлеген искә төшерде. Ул Табук сугышыннан кайткач, Аллаһ илчесенең сәхабәләренә кече җиһадтан олы җиһадка – калебтәге җиһадка кайтулары турында әйткән риваятьне китерде. Камил хәзрәт сүзләренчә, нәкъ менә үз калебеңне чистарту һәм мин-минлекне җиңеп чыгу мөэмин кеше өчен иң зур җиңү булып тора.
Дин әһеле кеше табигатенең асылы – фитра турында да сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, һәр бала иманлы булып туа, ләкин тәрбия һәм дөнья мәшәкатьләре нәтиҗәсендә бу иман көчәергә яки зәгыйфьләнергә мөмкин. Мөфти фикеренчә, кеше табигате шундый: ул Аллаһыга табынмаса, барыбер ниндидер башка әйбергә – байлыкка, данга яки үзенең «мин»легенә табына башлый.
Камил хәзрәт бүгенге җәмгыятьтә матди кыйммәтләрнең пот дәрәҗәсенә күтәрелүенә басым ясады. Ул борынгы заманнардагы потларга табыну белән бүгенге дөньядагы кыйммәтләр арасында параллельләр үткәрде.
«Менә без аптырыйбыз: ничек инде Муса галәйһисәлам чорында кешеләр үзләренә алтыннан бозау ясап, шуңа табынган? Җаһилият заманында, Кәгъбә эчендә гомумән 360 пот торган. Ә ник моңа аптырарга: әллә бүген алтын бозауга табынучылар азмы? Бүген потлар 360 кына түгел, тагын да күбрәктер әле: кем байлыкка табына, кем яраткан артистына, кем үзенең машинасына, кем үзенең кәнәфиенә. Һәм шушы потларга баш булып «мин» дигән иң зур пот тора», – дип билгеләп үтте мөфти.
Татарстан мөселманнары башлыгы Коръәннең «Бакара» сүрәсеннән аятләр китереп, Аллаһ Тәгаләнең «үз-үзләрегезне үтерегез» дигән әмерен аңлатты. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, бу сүзләр физик үлемне түгел, ә кешенең үз калебендәге нәфесне һәм чиктән тыш мин-минлекне юк итүен аңлата. Нәкъ менә шушы рухи чистару гына кешене чын мәгънәсендә ирекле итә, диде ул чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз