Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәмендә нәфеснең җиде дәрәҗәсе турында сөйләде
Бүген Ураза бәйрәме уңаеннан узган тантаналы вәгазендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны нәфесне тәрбияләүгә һәм эчке рухи дөньяны чистартуга игътибар итәргә чакырды. Мөфти үз чыгышында, Бөек имам Газали хезмәтләренә таянып, нәфеснең җиде дәрәҗәсен аерып күрсәтте.
Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, нәфеснең иң түбән дәрәҗәсе – ән-нәфс әл-әммәра (әмер итүче нәфес) – кешене һәрвакыт начарлыкка этәрә. Аның сүзләренчә, бүгенге «куллану җәмгыяте» нәкъ менә шушы дәрәҗәдә яши, монда кеше үзенең хәрәм ихтыяҗлары колына әверелә һәм теләкләрдән тыелуны зыянлы дип саный. Мөфти мондый халәтне «шайтанның хезмәтчесе» булу белән тиңләде.
«Мондый нәфес ияләренә Аллаһ беләсезме нәрсә вәгъдә итә: «Чырайлар ул көнне (Кыямәттә) кимсетелгән булыр. Җәһәннәмдә эшләп алҗырлар. Кызу утка керәчәкләр. Кайнап торган чишмәдән эчәчәкләр. Аларга үләксәдән дә шакшырак, уттан да кызурак чәнечкеләрдән башка бер ризык юк. Ул тамак та туйдырмый, ачлыктан да файда бирми», – диде ул.
Вәгазь барышында мөфти нәфеснең югарырак баскычлары – үзен-үзе шелтәләүче, илһамланучы, тынычланган, Аллаһтан разый булган һәм камиллеккә ирешкән җаннар турында сөйләде. Ул татар халкында заманында суфичылык традицияләре көчле булуын, Мәрҗани, Баруди кебек галимнәрнең нәфес тәрбиясе аша олы ихласлыкка ирешүләрен искәртте.
Татарстан мөфтие нәфесне тәрбияләүдә төп киртә булып тәкәбберлек торуын ассызыклады. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен китереп, күңелендә тузан бөртеге кадәр тәкәбберлеге булган кешенең җәннәткә кермәячәген искә төшерде. Камил хәзрәт фикеренчә, башкалардан яхшырак булырга тырышу яки үз-үзеңне өстен кую – нәфеснең котыртуы.
Мөфти аңлатканча, нәфесне җиңү өчен иман һәм гыйбадәт кенә җитми, ә ихсан – олы ихласлык кирәк. «Ихсан – ул Аллаһыга шундый ихласлык белән гыйбадәт кылу, әйтерсең, син Аның каршысында басып торасың, ә Ул синең гыйбадәтеңне күзәтә», – дип аңлатты ихсан төшенчәсен Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Чыгышының ахырында мөфти игелекләрне кеше мактасын өчен түгел, ә чын күңелдән, яратып кылырга чакырды. Ул бары тик ихласлык кына кешегә нәфес тавышын ишетмәскә, фани дөньяны онытырга һәм иманның татлылыгын тоярга ярдәм итәчәген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз