news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин түләүле ифтарга карата фикерен белдерде

Камил хәзрәт Сәмигуллин түләүле ифтарга карата фикерен белдерде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәтендә журналистлар өчен оештырылган ифтар кичәсендә катнашты. Ул, журналистларның сорауларына җавап биреп, түләүле ифтарга карата фикерен белдерде.

«Ифтар – авыз ачу, дигән сүз. Гарәп теленнән тәрҗемәсе шул. Мисал өчен без бергәләп җыелып, кафега бардык, ди. Һәрберебез үзебез өчен түләсәк, ул ифтар түләүле булып саналамы, әллә түләүсезме? Ул бит бушлай. Аера белергә кирәк. Кайчак оештыручы кеше акча җыя, программа оештыра, алар бергәләшеп утырып авыз ачалар. Оештыручы үзенә бернинди акча калдырмаса – бер мәсьәлә. Икенче яктан, оештыручы кешеләрдән акча җыеп, шул акчаны үзенә калдырса – бу икенче мәсьәлә. Без мондый ифтарларга каршы», – диде Камил Сәмигуллин.

Ул бизнес-ифтарны мисал буларак китерде. «Алар сигезәр мең акча җыйганнар. Ләкин җыелган акча ризыкка, балалар йорты һәм кайбер мәдрәсәләргә тотылган. Үзләренә бернәрсә дә калдырмаганнар. Андый ифтарларга безнең сүзебез юк. Теләмәгән кеше бармый, теләгән кеше катнашсын. Монда бернинди проблема юк», – диде Татарстан мөфтие.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100