Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай шигырендәге сүзләрне васыять итеп кабул итәргә киңәш бирде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены пленар утырышында ясаган чыгышында Габдулла Тукай шигыреннән юлларны мисалга китерде.
Ул быел бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулганын искәртте.
«Габдулла Тукайның «Васыятем» дигән шигырендә шундый юл бар: «Күрегез, күңелем иман һәм Коръән белән тулган». Татар халкы өчен Тукай – бик олы шәхес, димәк, аның бу сүзләрен милләтебезгә васыять итеп кабул итәргә була. Башкача әйткәндә, Тукай үзенең күңелен ничек Коръәнгә багышлаган, татарлар да Аллаһының изге сүзләрен шулай яратырга тиеш», – диде Татарстан мөфтие.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз