news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай районында эш сәфәрендә булды

Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай районында эш сәфәрендә булды
"Якты юл"

Татарстан  мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай районында эш сәфәрендә булды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Иске Җирекле авылындагы төзелеп бетү алдындагы «Заһид мәчете»ндә район башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, авыллардагы имам-хатыйблар, авыл җирлеге башлыклары һәм килгән кунаклар катнашында җыелыш булды.

Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов районга яңа имам-мөхтәсиб итеп сайланды. Югары дини белеме булган, мөселманнар арасында абруй казанган Инсаф хәзрәт Сәүбәнов үзенә зур ышаныч өчен мөфтигә, район башлыгына рәхмәт белдерде.

 

Фото: © «Якты юл»

 

news_right_1
news_right_2
news_bot