Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышында катнашты
15 июньдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай мөхтәсибәтенә эш сәфәре кылды һәм шәһәркүләм Корбан бәйрәме һәм имамнар җыелышында катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Корбан бәйрәме Новый бистәсендә узды. Мөхтәсибәт анда катнашучылар өчен мәдәни программа, сыйлар, аттракционнар, күргәзмәләр әзерләгән.
Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт район имамнары җыелышында катнашты: алар барысы да бертавыштан Тукай районы имам-мөхтәсибе итеп Инсаф хәзрәт Сәүбәновны сайлады.
Моннан тыш, Камил хәзрәт имамнары белән бергә Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алды һәм махсус хәрби операциядә хезмәт итүче сугышчылар һәм һәлак булганнар өчен дога кылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз