news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Троицк шәһәрендә халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша

Камил хәзрәт Сәмигуллин Троицк шәһәрендә халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 4 июльдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә эш сәфәрендә. Ул монда «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге вакытта ислам» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шәрәфле кунак буларак катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Төп чаралар күренекле мөселман дин эшлеклесе, ишан, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салган һәм анда мөгаллимлек иткән, Нәкышбәндия тәрикатенең суфый шәехе Зәйнулла Рәсүлев яшәгән һәм хезмәт иткән Троицк шәһәрендә уза.

Камил хәзрәт сәфәре барышында иң беренче чиратта иске мөселман зиратында ишанның каберен зиярәт итте һәм дога кылды. Ул ишан нигез салган һәм зират янында урнашкан «Рәсүлия» тарихи мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Алга таба Рәсүлев укулары «Ватанны саклауда һәм нацизм белән көрәштә традицион диннәрнең бердәмлеге» фәнни-гамәли конференциясе белән дәвам итте. Җыелышта Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.

Форум кысаларында Ватанны саклаучының рухи-әхлакый үсешендә диннәрнең әһәмияте, милләт бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Конференция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Укуларда хакимият вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрнең дини лидерлары, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашты.

Конференция тәмамлану белән, анда катнашучылар Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазын укыды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Конференцияне Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте теләктәшлегендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия халыклары ассамблеясе оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot