news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Тәхфиз» пансионаты проекты белән танышты

20 сентябрьдә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Түбән Камада булды. Биредә ул «Тәхфиз» пансионаты проекты белән танышты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Презентациягә башка кунаклар да килде: РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, дөньякүләм танылган мөселман галиме, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави, Казанның «Зәңгәр» мәчете имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Садретдинов һ.б. Шулай ук якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, хәйриячеләр һәм шәһәр халкы җыелды.

Фото: © Түбән Кама мөхтәсибәте

Түбән Камага кунаклар килү хөрмәтенә Мәүлид тә узды: биредә балалар чыгыш ясады, Коръән укылды, нәшидләр әйтелде. Әлеге чара һиҗри исәп буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Мөхәммәд пәйгамбәрнең 1500 еллыгы кысаларында, шулай ук Түбән Кама шәһәре көне уңаеннан оештырылды.

Фото: © Түбән Кама мөхтәсибәте

Моннан тыш, Мөфти Камил хәзрәт Түбән Каманың «Ак каен» мәчете төзелеше барышы белән танышты. Бүгенге көндә бинаны тышлау эшләре төгәлләнгән.

Фото: © Түбән Кама мөхтәсибәте

news_right_1
news_right_2
news_bot