news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Таха Айханны Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре белән таныштырды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булып китте. Хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунак Казанга Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфтияттә узган очрашуда Камил хәзрәт кунакны Нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү, заманча халыкара стандартларга туры китереп мүсхәфләр бастыру һәм курра-хафизлар әзерләү, татар халкының бай дини мирасын мәңгеләштерү барышы, шулай ук хәйриячелек, вакф үсеше, ислам финанслары һәм хәләл индустриясе, яшьләр белән эшләү юнәлешләре белән таныштырды, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot