news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларның беренче төркемен хаҗ сәфәренә озатты

Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларның беренче төркемен хаҗ сәфәренә озатты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан беренче 2 төркем татарстанлылар хаҗ сәфәренә китте. Юлга кузгалган хаҗилар төркеме Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша «Комфорт» программасы буенча сәфәр кыла.

Хаҗга китүчеләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да ирештерде. «Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылучы, талашмаса һәм начар сүзләр кулланмаса, сүгенмәсә, гөнаһлар кылмаса, әнидән туган сабый бала сыман өенә кайтачак, гөнаһларыгыз булмаячак», – ди. Димәк, сезнең тормышыгыз яңадан башланачак дигән сүз, сезнең дәфтәрегез яңадан языла башлаячак», – диде ул.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ кылу буенча үзенең киңәшләрен әйтте, һәр мәсьәләдә төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды һәм хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап та бирде.

Беренче ике төркемнең җитәкчеләре – Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин.

  • 2024 елда «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак. Алар өчен «Эконом комби», «Очкычлы», «Комфорт» һәм «Люкс» программалары эшләнгән. Соңгы төркем 10 июньдә юлга чыгачак, ә Татарстанга хаҗилар 22 июньдә кайта башлаячак. Беренче ике төркем исә Казанга 1 июльдә генә кайтачак.
  • Һәрбер төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак. Гомумән алганда, 2024 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, 20 белгеч җәлеп ителгән. Алар арсында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар да бар. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан, дип, белдерде ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100