news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татарча диктант» акциясендә катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татарча диктант» акциясендә катнашты
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Кичә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова бөтен дөнья «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Акция КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Бу хак ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диктант язу өчен быел 200 еллык юбилее билгеләп үтелүче XIX гасыр мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның әсәре алынды.

Акция татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга, милли үзенчәлекне ныгытуга һәм татар әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Анда, татар телен ни дәрәҗәдә белүенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.

Акцияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты гадәттәгечә диктант текстларын әзерләүдә һәм чараны оештыруда катнашты.

«Татарча диктант» акциясендә «Хозур ТВ» телеканалы аша онлайн-форматта катнашырга була һәм – диктант 15 һәм 16 ноябрьдә «Мәслихәт» программасында 7:00 һәм 19:40 сәгатьләрдә трансляцияләнәчәк (Мәскәү вакыты буенча). «Хозур ТВ» акциянең рәсми мәгълүмати партнеры булып тора.

«Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы башлангычы белән үткәрелде. Бүгенге көндә акция Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче зур проектларның берсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot