Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның кайгысын уртаклашты
Бүген, 23 декабрь төнендә, Раҗәб аеның 3 көнендә, өммәтебез һәм динебез өчен күп хезмәтләр куйган олы мөхтәрәм шәйхелислам - Россия Үзәк диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гаиләсенә зур кайгы килде - хәләл җефете, балалары анасы Сания абыстай Габдүррәүф кызы бакыйлыкка күчкән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН, республиканың барлык имамнары һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмәнең якыннарының хәсрәтен уртаклаша:
«Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан Рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Яралтучыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыныннары оҗмахтан булсын, дип чын күңелдән теләп калам һәм дин кардәшләрне да аның рухына дога кылырга чакырам. Амин».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз