Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратудан сакланырга чакырды
Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме уңаеннан Кукмараның Мәчкәрә мәчетендә укылган вәгазендә ислам динендә кешенең гомере, малы һәм намусына кагылу зур гөнаһ булуын әйтте. Ул шулай ук кешене мәсхәрәләү, социаль челтәрләрдә ялган хәбәрләр таратуның хәрәм гамәл булуына игътибар итте.
«Ялган хәбәрләр тарату, белмичә-аңламыйча репост ясау гайбәт булып санала. Ә гайбәт – зур гөнаһлар рәтендә. Аны ураза тотып та, сәдака биреп тә бетереп булмый. Аңардан бары тик ихластан тәүбә китереп, һәм гайбәт кылынган кешедән гафу үтенеп кенә чистарынып була», – дип аңлатты Камил хәзрәт Сәмигуллин.
«Кеше гомере, малы һәм намусы – изге төшенчәләр. Кан коярга, ят милеккә кул сузарга һәм кешене мәсхәрәләргә беркемнең хакы юк. Шуңа күрә ришвәт тә – ул урлау, ялган документлар ясап дәүләттән акча алу һәм милекне үзләштерү дә – урлау, товар сатканда алдау да, нәрсәдәндер законсыз файдалану да, салым түләмәү – дә, зәкят түләмәү дә – шул ук урлау. Чөнки әгәр дә синең зәкят чыгарырлык малың бар икән, димәк, зәкят өлеше – ул бит мохтаҗларныкы, синеке түгел. Аларның ризыгын ашау була бит инде», – дип сөйләде ул.
Мөфти кушканнарны үтәмичә, тыелганнардан тыелмыйча яшәүчеләрне нинди җаза көтүе Рәсүлебезнең хәдисләрендә әйтелүе турында әйтте.
«Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә болай кисәтә: «Кемдер кешенең намусына яки башкасына гаделсезлек белән кагылса, бүген үк, динарлары һәм дирһәмнәре юкка чыкканчы, бу гамәле өчен ул кешедән гафу сорасын, чөнки аңардан рәнҗеткән күләмдә хәерле эшләрен алачаклар, ә хәерле эшләре булмаса, рәнҗетелгән кешенең яман гамәлләре аңа йөкләнәчәк», – дип хәдисне китерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз