news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Республикакүләм ифтар, Сабан туе кебек, брендка әйләнде

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Республикакүләм ифтар, Сабан туе кебек, брендка әйләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин XII Республикакүләм Ифтарның брендка әйләнүен әйтте. Бу хакта ул «Казан Экспо» үзәгендә ифтар тәмам булганнан соң, журналистларга сөйләде.

«Миңа калса, Республикакүләм Ифтар, Сабан туе кебек, брендка әйләнде. Бирегә хәтта Мәскәүдән дә дусларым килде, Чечня Республикасы, Дагыстаннан да килделәр. Ифтарга килергә теләүчеләр бар, алдан ук сорый башлыйлар. Халыкара форматка да әйләнде дияр идем. Кунаклар арасында якын көнчыгыш илләреннән генә түгел, Мисыр, Ирак кебек илләрдән дә килүчеләрне очраттым. Шулай ук, тугыз илнең илчеләре катнашты. Киләсе елда географияне киңәйтү ысуллары турында уйлаячакбыз», – диде хәзрәт.

Аның фикеренчә, ифтар - бәйрәм генә түгел, ул очрашу чарасы да. «Кайбер кешеләр белән без нәкъ менә ифтарда елына бер генә тапкыр күрешәбез. Ә инде күрешкәч, кешеләр бер-берсен кочаклый, ихлас елмаялар, шуңа күрә бу - берләштерә торган фактор. Шулай ук, биредә төрле милләт һәм конфессия кешеләре дә тупланды. Бу да Татарстанның бер үзенчәлеге. Казан Кремлендә генә дә мәчет тә, чиркәү дә урнашкан, «Туган авылым» комплексында мәчет, ә аннан ерак түгел чиркәү бар – мондый күренеш бездә яңалык түгел, безне моның белән гаҗәпләндереп булмый», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Күпләп кеше җыеп, ифтарлар үткәрү гадәте юк иде, гаеттә генә очраша идек, шатлана идек. Элек: «Рамазан мөбәрак булсын!» – дип әйтә идек, хәзер: «Бәйрәм мөбәрак булсын!» – дибез, чөнки көн дә бәйрәмебез булып тора. Ифтарларыбыз – үзе бер бәйрәм. Казанда гына да 40 мәчеттә ифтарлар үткәрелә. Киләсе ифтарларда нинди программа булыр, нинди бүләкләр таратырбыз – әлегә әйтә алмыйм. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул кылып, гөнаһларыбызны гафу итсә иде», – диде Татарстан мөфтие.

Ул ахшам намазыннан соң Мәскәүдәге «Крокус сити холл»да һәлак булучылар өчен, Палестина халкы өчен, бөтен дөньяда тынычлык урнашу өчен дога кылулары турында әйтте.

«Без елдан-ел ифтарны яхшырак оештырырга, кунакларыбызны сөендерергә тырышабыз. Барлык кешегә дә Республикакүләм Ифтар мәҗлесе ошагандыр дип өметләнәм. Ифтарга пылау әзерләнгән иде. Шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар, өчпочмак, бөккән, кипкән җимешләр һ.б. бар иде. Шул ук вакытта, без эко-савыт-саба кулланабыз. Бердәм командабыз бар, бер-беребезне аңлап эшлибез, һәркем үз участогы өчен җавап бирә. Әлеге чара инде уникенче тапкыр үтте һәм ул популярлашты. Өч тонна ит, 1,5 тонна дөге, өч тоннага якын яшелчә, җиләк-җимеш, бер тоннага якын кипкән җимешләр әзерләнде», – диде «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов.

«Ак Барс Арена» генераль директоры Радик Миңнәхмәтов киләсе елда мәйданчыкны киңәйтү мөмкин булу-булмау мәсьәләсе МЧС хезмәте белән килештергәннән соң гына билгеле булачагын әйтте. «Әйе, 13 мең кешегә дә өстәл әзерләргә мөмкин. Ләкин өстәлләр бу мәйданчыкка сыячакмы – анысы икенче мәсьәлә. Барысын да килештереп бетерергә кирәк. «Казан Экспо»га килү уңайлы дип саныйм – янда гына көненә берничә тапкыр аэроэкспресс поездлары йөреп тора», – диде ул.

  • Республикакүләм ифтар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла.
  • XII Республикакүләм ифтарда мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм ахырдан өстәлләрне җыю өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100