news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан пунктуальлеккә өйрәтә

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан пунктуальлеккә өйрәтә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, Рамазан пунктуальлеккә өйрәтә. "Иң пунктуаль чара ул - ифтар", - диде мөфти X Республика ифтарыннан соң журналистларга.

«Рамазан ул - үзе бер мәдрәсә, мәктәп. Иң төп максат - Рамазаннан сабак алу, анда яхшы сабак алырлык нәрсәләр күп. Рамазанда без икмәк, бер йотым су кадерен аңлыйбыз, - ди Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие Рамазан аен һәркем төрлечә уздыруын әйтте. Бер галимнең "кеше аттан акыллырак булырга тиеш" дип әйткән сүзен мисалга китерде. "Ат, финишны күреп, тагын да катырак чаба башлый. Кеше акыллырак та булырга тиеш: бүген-иртәгә - көн ярым вакыт калды, әле гөнаһларны ярлыкауны сорап, Аллаһ ризалыгына ирешергә тырышырга вакыт бар", - диде.

Камил хәзрәт сүзләренчә, әллә ничәшәр мең кеше җыеп, ифтар үткәрүне сан артыннан куу дип уйларга кирәкми. "Теләсә кем үзенең ишен, фикердәшен күрергә тырыша. Футбол яратучы үзе кебекләрне күрү өче стадионга бара, рок, музыка яратучы, концертка бара. Дингә ышанучы кеше дини кешене күрергә теләве гаҗәп түгел", - диде мөфти.

  • Бүген "Казан Экспо" да узган республикакүләм ифтарда 10 мең кеше катнашты. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100