news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан ае һәм Ураза гаете - гаилә һәм әхлак бәйрәме

«Рамазан ае һәм Ураза гаете - гаилә һәм әхлак бәйрәме»– дип башлады вәгазьне ТР мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан ае һәм Ураза гаете - гаилә һәм әхлак бәйрәме
Фото: https://dumrt.ru

Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәме вәгазе укылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә Россиядә 2024 елның гаилә елы буларак игълан ителүен уңышлы дип, һәм диннең гаиләдән башлануын билгеләде.

«Рухи кыйммәтләрне гаилә саклый, дин һәм милләт гаиләдән башлана. Раббыбыз гаиләне сакларга куша. Шуңа күрә Президент Владимир Владимир улы Путин 2024 елны гаилә елы итеп бик акыллы карар кылды. Рамазан ае һәм Ураза гаете – гаилә һәм әхлак бәйрәме, туганлык җебен ныгытучы чаралар», – диде Камил хәзрәт Сәмигулллин.

Ураза бәйрәме туры трансляциядә күрсәтелә. Аны ТНВ телеканалы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot