news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны «Изге Болгар җыены»нда катнашырга чакырды

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны «Изге Болгар җыены»нда катнашырга чакырды
Камил хәзрәт Сәмигуллин
Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны 21 майда узачак «Изге Болгар җыены»нда катнашырга чакырды.

«Берничә көннән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка багышланган бәйрәм чаралары узачак. Без 21 майда мөмкин булганча «Изге Болгар җыены»нда катнашырга тиеш. Тарихи вакыйгадан читтә калмыйк, чөнки бу безнең тарихыбыз», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин өйлә намазыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Ислам – Россия территориясендә тарихи яктан беренче кабул ителгән дин. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә 922 елда кабул ителгән. Православие дине тарихы Россиядә 988 елдан башлана.

«Ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү татарларга гына түгел, Россиядә яшәүче бөтен мөселманнарга кагыла», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100