Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус операция зонасыннан кайткан табибларны кабул итте
22 апрельдә Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасына эш сәфәреннән кайткан Казан медицина хезмәткәрләре делегациясен кабул итте. Алар үз теләкләре белән ике ай дәвамында госпитальләрдә хезмәт куйды, сугышчыларга һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Очрашу тантаналы шартларда узды. Махсус хәрби операция зонасында намуслы хезмәтләре өчен мөфти Камил хәзрәт Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табибларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләрен – медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Эшнең тыгыз булуына карамастан, Казан табиблары махсус хәрби операциядә катнашучыларга кыр шартларында да ярдәм иткән. Камил хәзрәт кунакларга бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты, ул мөфти боерыгы буенча Рамазан аенда махсус хәрби операция зонасында булды һәм Татарстан табибларының батырлыкларын үз күзләре белән күрде.
Шунысы игътибарга лаек, бүгенге кунаклар – табиблар төрле милләт һәм дин вәкилләре.
Тантаналы чарадан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә табиблар өчен Коръән мәҗлесе дә үткәрелде, аның барышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт вәгазь сөйләде, махсус хәрби операция зонасында булган барлык табиблар һәм солдатларыбыз өчен дога кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз