news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае башлану уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае башлану уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае башлану уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Мөхтәрәм дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем! Бүген кояш баю белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд дөньяга килгән Мәүлид ае җитә.

Һиҗрәт буенча агымдагы 1447 елда Мәүлид ае Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгы белән истәлекле. Билгеле булганча, мөселман календаре сөекле Рәсүлебезнең 53 яшендә Мәдинәгә һиҗрәтеннән башлана. Әлеге бөек вакыйга Татарстанда ел дәвамында күпләгән чаралар белән билгеләнеп үтәчәк: Мәүлид кичәләре, бәйгеләр, фәнни конференцияләр, спорт ярышлары һ.б. Мисал өчен, Казанда 29 августта шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме үтәчәк: әлеге дини җыенда хаҗга юлламалар уйнатылачак, илебезнең танылган «Нәшидүл ислам» дуэты халык яратып тыңлый торган нәшидләрне башкарачак. Казанда шәһәркүләм Мәүлид кичәсенә рәхим итегез!

Пәйгамбәребезнең тормышы һәм мирасы хакында үгет-нәсыйхәтләр укыла, аңа салаватлар әйтелә һәм догалар кылына торган Мәүлид кичәләрен үткәрү гадәте, һичшиксез, халыкта Аллаһ Илчесенә һәм аның Сөннәтенә мәхәббәт тәрбияли, исламның хак кыйммәтләре: миһербанлылык, гаделлек, гыйлемлелек, ата-анага мәрхәмәт, гаиләгә мәхәббәт, хатын-кызга хөрмәт, күршеләр белән тату яшәү турында кабат искә төшерә.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, китаплар уку һәм аның пәйгамбәрлек еллары, әлеге бөек вазифаны үтәгәндә килеп чыккан могҗизалар турында искә төшерү дөрес булыр. Бу айда изге гамәл-нияттә булыйк! Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең Пакь Сөннәте буенча яшәргә насыйп вә мияссәр кылсын! Әмин!», - диелгән Татарстан мөфтие мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot