Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Халыкара ислам миссиясе конференциясендә катнашты
18 ноябрьдә Мәскәүдә чит илләр катнашындагы II «Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау факторы буларак мәдәниятара хезмәттәшлек» фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Әлеге чараны «Халыкара ислам миссиясе» Үзәкләшкән дини оешма Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырды. Конференция эшендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнаша. Бу хакта Тр Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция мәдәниятара һәм динара багланышлар аша Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу, тапшыру һәм популярлаштыру өчен бердәм иҗтимагый-эксперт карашын булдыру, шулай ук дәүләт хакимияте органнары, белем бирүче һәм фәнни оешмалар, мәдәният учреждениеләре, дини берләшмәләр һәм гражданлык җәмгыяте институтлары өчен тәкъдимнәр әзерләүне максат итеп куя.
Форум бер мәйданчыкта хакимият органнары, Россиянең традицион диннәре, әйдәп баручы фән һәм мәгариф үзәкләре, граждан җәмгыяте институтлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыйды.
Камил хәзрәт күп динле Россия җәмгыяте шартларында мәдәниятара багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм ил халыклары мәдәниятләре белән танышуның уртак рухи-әхлакый кыйммәтләрне ачыклауга китерүен, аларны бергәләп ныгытырга кирәклеген ассызыклады.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында «Россия традицион диннәренең дәүләт һәм мәгариф оешмалары белән багланышлары: төбәкләр тәҗрибәсе»; «Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне тарату һәм саклау»; «XXI гасырда Евразия киңлегендә дәүләт, милләт һәм шәхесне саклауның төп стратегик векторы буларак – мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасындагы элемтә» панель дискуссияләре эшләде.
Форум тәмамлангач, резолюция кабул ителде: анда конференциядә катнашучылар РФ Президентының 2022 елның 9 ноябрендә чыккан «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы 809 нчы указы һәм 2025 елның 25 ноябрендәге 858 нче указы белән расланган РФ Дәүләт милли сәясәте Стратегиясенең 2036 елга кадәр кыйммәтләр сәясәте өлкәсендә бербөтен стратегик планлаштыру системасын тәшкил итүен белдерә. Конференция дини, фәнни, мәдәни һәм мәгариф бергәлекләренең әлеге документлар нигезләмәләрен тормышка ашыруга әзер икәнлеген раслый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз