Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Марат Гатинга кулъязма Коръәннең сигнал нөсхәсе турында сөйләде

14нче апрельдә Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин белән очрашты. Фикер алышу барышында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Җитәкчеләр 2025нче елга ниятләнгән чаралар планы хакында фикер алышты. Очрашуда шулай ук ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марат Гатин агымдагы елның маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын әзерләү һәм уздыру барышы турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Җитәкчеләр чараның планы һәм программасы, шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт Марат Гатинга кулъязма Коръәннең сигнал нөсхәсен тәкъдим итте һәм проектны гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында сөйләде. Әлеге проект Россиядә Коръән гыйлеме һәм Россия ислам дини фикере өчен зур фәнни әһәмияткә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз