Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин Лениногорск районы башлыгы исеменнән үткәрелгән ифтарда катнашты
Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ифтар үткәрелде. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, авыл мәчетләре имамнары, мөселман кардәшләр катнашты.
Камил хәзрәт башта район имамнары белән очрашты, мөбарәк Рамазан ае белән тәбрикләп, үгет-нәсыйхәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.
Аннары мөфти район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән күреште, төбәктәге дини вазгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә тормышка ашыру ниятләнгән чаралар буенча фикер алышты.
Очрашулардан соң, «Ихлас» мәчетендә мөфти җитәкчелегендә ахшам намазы укылды һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ифтар ашы узды. Әлеге мәҗлескә район имамнары, мөселман активы, яшьләр, иганәчеләр, шулай ук социаль чараларны җитәкләүчеләр, мохтаҗлык кичерүче кардәшләр дә чакырулы иде.
Районкүләм ифтар Әлмәт, Азнакай, Мөслим мөхтәсибәтләрен, Лениногорск районы авылларыннан 20 имамны бер табынга җыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз