news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Коръән – милләтебезнең рухи нигезе

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә узган Корбан гаете вәгазендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәнне –татар халкының рухи нигезе, татарларны бетүдән коткаручы чара, дип атады. Аның вәгазе мөселманнарның изге китабы һәм аның фазыйләтләренә багышланган иде.

«Шундый бер гыйбарә бар: «Өммәтне башында нәрсә үзгәрткән булса, шул аның ахырын да үзгәртер». Икенче төрле әйткәндә, кешеләрне җаһиллектән Коръән арындырды, Кыямәттә дә аларны Коръән генә коткарыр. Бу һәртөрле җәмгыятькә һәм милләткә кагыла. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителгәннән соң нинди үсеш китә! Хәзер дә иман милләтебезне алга этәрә һәм киләчәктә дә үстерәчәк кенә. Татарларны бетүдән шул гына коткара ала. Коръән – милләтебезнең рухи нигезе. Шуңа күрә «Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз» дигән аять татар халкының кан тамырларында агарга тиеш», – диде ул.

Камил хәзрәт Коръәнне коллыктан һәм сазлыктан чыгу өчен аркан белән чагыштырды.

«Таркаулык аркасында милләтебез тарихта бик күп тапкырлар ялгышлар ясады һәм харап булды. Таркаулык бүген өммәтебезгә дә хас. Һәм күрегез мөселман илләре бүген нинди хәлдә һәм нинди басым астында. Чөнки азатлык байлыкка карап кына бирелми. Халыкны богауларга мөмкиннәр, ләкин аның рухы һәм иманы нык икән, аны сындырып булмый. Милләт байлыгын югалтырга мөмкин, ләкин рухын һәм иманын җуйса гына, ул колга әйләнә. Коллыктан һәм сазлыктан, шушы тирән баздан чыгу өчен, аркан кирәк. Ул аркан – Коръән. Аңа ике куллап һәм йөрәк белән ябышсак кына, Аллаһның яраткан халкы булырбыз. Коръәннән соң кешелеккә башка Изге Китап иңмәячәк. Аллаһ безгә әйтәсе сүзләрен әйтеп бетергән инде. Алда безне Кыямәт кенә көтә. Без – ахыр заман чорында яшибез. Аның билгеләре – күз алдында. Коръәнгә таяныйк!», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot