news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Киләсе елга юбилей ифтарына тагын берәр яңалык кертербез

Ел саен Республикакүләм ифтар үткәрүдә үсеш күзәтелә, ел да берәр эксперимент рәвешендә ниндидер яңалык өстәлә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә журналистларга шулай дип белдерде. «Киләсе елга 15нче юбилей ифтарына тагын берәр яңалык кертербез», – диде.

«Ифтар ул – очрашу чарасы. Кайбер дин кардәшләребез белән шушында елга бер генә очрашабыз. Берничә атнадан нәтиҗәләр ясарга кирәк булачак. Киләсе елга тагын берәр чаралар уйларбыз, программа да үзгәрер, призларда уйнатылыр. Фикерләр күп. Киләсе елда күрерсез. Алдан әйтмик», – диде мөфти.

Оештыручылар алдагы елларда 12 меңнән дә артыграк кеше чакырып үткәргән булсалар, хәзер исә, 10 меңнән дә арттырмау кулай дигән фикергә килгәннәр. Сүз уңаеннан, бүген 10 мең кешегә әзерләнгән Республика ифтарына 8 меңләп кеше килгәнен әйттеләр.

«Бүген монда ифтар мәҗлесендә махсус хәрби операциядән килгән Мөхәммәт хәзрәт тә катнашты, ул «Батыр»да имам булып эшли. Алар анда көн дә ифтар оештырганнар. Без алар өчен дә көн саен дога кылабыз», – дип әйтте ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

«Аллаһка шөкер, Рамазан бездә тыныч уза. Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла. Шайтан чылбырга бәйләнә. Шайтан отпускта булганга күрә безгә рәхәт, уразаны тыныч кына тота алабыз», – диде Камил хәзрәт.

Республика ифтарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле дәүләтләрнең Генераль консуллары, вәкаләтле вәкилләре, республика имам-мөхтәсибләре катнашты.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бу юлы килә алмады. «Уфага барасы булганлыктан, бүген килеп җитешә алмыйм», диде. Сезгә сәлам әйтте», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot