Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан Президенты белән очрашуда катнашты
Нур-Солтан шәһәрендә Дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды мәйданчыкларының берсендә Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев Россия мөселманнары Диния Нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Президент аларга Съездның максат-бурычларын тормышка ашыруда теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Дәүләт башлыгы шулай ук агымдагы елның февраль аенда Татарстанга кылган эшлекле сәфәреннән калган уңай тәэсирләре белән бүлеште, шулай ук хәзрәтләрне Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 ел тулу белән тәбрикләде. Аның сүзләренчә, әлеге тарихи вакыйга Татарстан өммәте һәм Россиянең бөтен күпмилләтле халкы өчен зур әһәмияткә ия.
Касым-Жомарт Токаев VII Съездның катлаулы чорда узуына игътибар итте һәм халыкара җәмгыятьне берләштерүдә динара багланышларның әһәмиятен дә ассызыклады.
Равил хәзрат Гайнетдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Президентка очрашуга чакырганы өчен рәхмәт әйттеләр һәм Съездның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз