news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Миргазиян» мәчетендә ифтарда катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Миргазиян» мәчетендә ифтарда катнашты
Фото: dumrt.ru

Рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мәхәлләләрендә очрашуларны дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә дә дин кардәшләребез белән очрашты. Камил хәзрәт ураза тотуның фазыйләтләре, Коръән уку һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук, мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировны юбилее белән котлап, аңа Диния нәзарәте оешу нисбәтеннән гамәлгә куелган 30 еллык медален тапшырды.

Мөселманнар, мөфти җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, ифтар мәҗлесендә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100