news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең 2 нче төзәтү колониясендә булды

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең 2 нче төзәтү колониясендә булды
Фото: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы 2 нче төзәтү колониясендә булды. Ул Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары полковник Элдар Аллахвердиев һәм колония җитәкчесе – эчке хезмәт майоры Ренас Гыйльметдинов белән очрашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие, 2 нче колониядә булганда, «Касыйм» мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Әлеге мәчет биредә 2008 елдан бирле эшли. Камил хәзрәт үзенең вәгәзен хәрам һәм хәләл темасына багышлады – исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләргә кагылышлы мәсьәләләрне җентекләп аңлатты. Ул иң башта – Коръәнгә, ә аннан соң хәдисләргә таянырга өндәде.

Бу мәчеткә даими рәвештә 15-20 ләп кеше йөри, җомгалар укыла, ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр үткәрелә. Рамазанда 30-40 кеше, ураза тотып, тәравих намазлары укый. Ураза гаете һәм Корбан гаетләренә 40-50 кеше җыела.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя.

Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Мөфтият Корбан бәйрәме уңаеннан азык-төлек белән тәэмин итә, Рамазан аенда гуманитар ярдәм китерү эше дә җайга салынган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot