news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар Әмире үткәргән ифтарда катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми эш сәфәре белән Катар дәүләтенең башкаласы Доха шәһәренә килде. Биредә ул Рамазан аеның 8нче көнендә (18нче мартта) Катар Әмире Шейх Тамим бин Хәмәд Ал-Тани тарафыннан оештырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашты.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге рәсми ифтарга Камил хәзрәт Татарстан Рәисе йөкләмәсе белән барды, дәүләт башлыгыннан Рөстәм Миңнехановка чакыру килеп ирешкән иде. Камил хәзрәт Рөстәм Нургали улы исеменнән Әмиргә сәламнәр җиткерде, ул үз чиратында шулай ук Рәискә җылы сәламен тапшырды.

Доха шәһәренә сәфәре кысаларында мөфти шулай ук татар студентлары һәм Россия Федерациясенең Катардагы Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Рамил Бикмуллин белән очрашу үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100