Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин «Изге Болгар-2025» җыенында шөкерана кылып яшәргә өндәде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Изге Болгар-2025» җыенында шөкерана кылып яшәүнең әһәмиятен искәртте.
«Сөекле пәйгамбәребез бер хәдисендә «биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел» дип әйтә: картык килгәнче, яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче, сәламәтлекнең кадерен бел, мохтаҗлык килгәнче, байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче, буш вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче, гомереңнең кадерен бел» ди.
Башка бер хәдистә: «кем кешеләргә рәхмәтле була алмаса, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый» ди. Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен, көферлек кылсагыз, шөкер кылмасагыз, газабым каты булачак, ди Аллаһ. Җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булыйк, шөкерананың иң зур ысулы - намаз кылу», - диде Камил хәзрәт чыгышында.
Чарада шулай ук, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл атакай чыгыш ясады. «Кадерле кардәшләр, йөрәк куана: изге җиргә җыелгансыз, елга бер генә түгел, ешрак та килергә мөмкин. Бу бит чын ирек һавасы. Аллаһ безгә шундый рәхәт җирләр биргән. Кадерен белергә кирәк. Бай тарихның да, ата-бабаларыбызның да кадерен белергә кирәк», - диде.
Ул бүген махсус хәрби операциядә булучылар өчен дә догада булырга өндәде. «Бүген балалар, без сезнең белән тынычлыкта яшәсен өчен, яу кырында кан түгә, алар герой. Ә без? Дөньяны булдыручыны оныттык түгелме?..» - дип Кирилл атакай бу сынаулар гөнаһларыбыз өчен бирелгәнен искәртте һәм уйланырга чакырды.
- Бүгенге җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын тәмамлау чарасы булды. «KazanForum» Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. УлТатарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз