news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин IRBIS компаниясе генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин IRBIS компаниясе генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашты
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 8нче июльдә, Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин IRBIS Компанияләр Төркеме генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти Камил хәзрәт IRBIS Компанияләр Төркеме генераль директоры Ирек Вәлиевка ягулык салу станцияләрендә юлчыларга намаз уку өчен уңайлы шартлар тудырылуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүгенге көндә IRBISның 40лап ягулык салу станциясендә хәләл кафелар һәм намаз уку бүлмәләре эшли. Туклану урыны Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән.

IRBIS компаниясе генераль директоры Ирек Вәлиев мөселман юлчылары өчен уңайлы шартларны үстерү буенча планнарын җиткерде. Ул шулай ук Нәзарәтнең «Хәләл» комитеты тарафыннан сертификацияләнгән хәләл ит җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү буенча Мөфтидән кайбер киңәшләр алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot