Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Госман хәзрәт Исхакыйга кулъязма Коръәнне тәкъдим итте
Бүген, 9нчы июльдә, Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның элекке Мөфтие, хәзерге вакытта Казанның «Бишбалта» мәчете имамы Госман хәзрәт Исхакый белән очрашты. Госман хәзрәт Нәзарәт белән 1998-2011нче елларда җитәкчелек итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда хәзрәтләр уртак башлангычларны тормышка ашыру, Татарстан мөселманнарының казанышлары һәм проблемалары хакында фикер алышты.
Камил хәзрәт кунакка шулай ук Нәзарәтнең проектларын, шул исәптән кулъязма Коръәнне тәкъдим итте – аның өстендә хәзерге вакытта шәех Мәэмүн әр-Рави җитәкчелегендәге белгечләр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз