news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Фото: dumrt.ru

Бүген Казанда XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Медаль рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен бирелде. Бу – Камил хәзрәтнең беренче дәүләт бүләге. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Камил хәзрәт 1985 елның 22 мартында туган. Ул – Коръән-хафиз, ислам фәннәре докторы, 30га якын иҗазәт иясе, Хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди, татар, иске татар, гарәп һәм төрек телләрен белә, 20 дини китап авторы, тәрҗемәчесе һәм автордашы, Диния нәзарәтендә күпсанлы башлангычларга юл салучы. Камил хәзрәт үз эшендә Коръән гыйлеменә, татар дини мирасын саклауга, китап бастыруга, Ислам медиапроектларын гамәлгә ашыруга, ислам мәгърифәтчелегенә һәм хәйриячелеккә һ. б. юнәлешләргә аеруча зур игътибар бирә.

Моннан тыш, Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бүген «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен алды.

Фото: © dumrt.ru

Бу исемне бүген Наилә ханымга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар милли костюмы традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга өлеш кертүе өчен бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot