news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Черкесскида динара яшьләр форумында катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Черкесскида динара яшьләр форумында катнашты
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Карачай-Черкесския Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Камил хәзрәт һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Черкесскида «Гомумроссия тәңгәллеген формалаштыру һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен трансляцияләү» дигән динара яшьләр форумында катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Мөфтие форумда Россия җәмгыятендә динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Форумны КЧР мөфтияте Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә оештырды.

Бу мөһим вакыйга Россиянең төрле төбәкләреннән динара диалогны ныгытырга һәм яшьләр арасында патриотик кыйммәтләрне үстерергә омтылучы дәүләт хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм дин әһелләрен җыйды. Алар бердәм Россия тәңгәллеген формалаштыруның мөһим мәсьәләләре һәм деструктив идеологияләргә каршы торуда традицион кыйммәтләрнең роле турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot