news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бүген татарлар арасында хафизлар бик аз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Бүген татарлар арасында хафизлар бик аз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген татарлар арасында Коръән-хафизлар – Коръәнне яттан белүче мөселманнар бик аз булуын әйтте. Бу хакта ул бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә узган Корбан гаете вәгазендә белдерде.

«Бүген татарлар арасында хафизлар бик аз. Ләкин революциягә кадәр алар күп булган. Коръәнне яттан белү татар хәзрәтләре өчен бүгенге тел белән әйткәндә «маст-хэф», «базовый минимум» булган. Шуңа күрә татарларны «Китаплы халык» дип йөрткәннәр. Милләтебез үзенең яшәү мәгънәсен Коръәнне саклау, өйрәтү һәм өйрәнүдә күргән. Ул Коръәнгә чын мәгънәсендә хезмәт иткән. Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Аның «Китап» дигән шигыре бар. Совет чорында бу әсәрне китап уку турында дип өйрәткәннәр. Чынлыкта ул – Коръән турында. Үзегез карагыз:

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам...

«Бүген дә милләтебез Коръәнгә бихисап хезмәтләр куя. Күп кенә гыйлемнәр югалса да, акрынлап без аларны торгызабыз, хафизлар тәрбиялибез, Коръәнгә кызыксыну уятабыз, аны рус һәм татар телләренә тәрҗемә итәбез, бастырабыз... Россиядә чыккан мүсхәфләр арасында Казан басмалары гына халыкара стандартларга туры килә. Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар», – дип сөйләде ул.

Камил хәзрәт соңгы елларда Татарстанның ислам дөньясында ирешкән казанышларын атады.

«2015 елдан бирле Болгарда һәм «Кол Шәрифтә» Коръән бертуктаусыз хәтем кылына. Һәм бүген, Корбан гаете көнендә Болгардагы хәтемгә 4 мең көн тулды. Уйлап карагыз әле: бер генә көнгә дә тынмыйча, безнең хафизлар бер-берсен алыштырып, бертуктаусыз Коръән укыйлар. Безнең Болгарда 4 мең көн булса, Абу Дабида 19 ел, ә Истанбулда ул 4 гасыр буена тынмый. Республикабыз күп авырлыклар кичерсә дә, 2015 елда Коръән хәтем кылына башлаганнан соң ул чит илләрдә Россиянең мөселман үзәге булып танылды! Бу вакыт эчендә 243 яңа мәчет төзелде. Болгар ислам академиясе эшли башлады. Ислам финанслары федераль күләмгә чыкты. Казанда эшләнгән хәләл стандартлары дәүләт тарафыннан кабул ителде һәм 23 илдә танылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot