news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин дин әһелләре җыенында Казан кулъязма Коръәне турында сөйләде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены делегатларына кулъязма Коръән бүләк итте.

Ул Татарстан Диния Нәзарәте бүген Коръәннәр чыгару юнәлешендә зур хезмәт куйганын билгеләп узды. «Хафизлар тәрбиялибез, Коръәнне әзерләп бастырабыз, аны тәрҗемә итәбез... Казанда чыккан мүсхәфләр халыкара стандартларга туры килә. Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, ә безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар», – дип билгеләп узды Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әлеге кулъязманы мөфти дин әһелләренә үз эшләрендә файдаланырга киңәш итте.

«Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза», – диде Камил хәзрәт.

Проектны нәзарәтнең каллиграф һәм хафизлардан торган махсус комиссиясе эшләгән. Мүсхәфнең хаттаты – татар егете Артур Писаренко, ул Россия ислам институтын тәмамлаган. Комиссиягә дөньякүләм танылган дин галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһивәссаламнең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җитәкчелек иткән.

«Казан Коръәне – эталон, чөнки ул 19 төрле мүсхәфкә таянып язылды, алар хиҗрәтнең беренче гасырларына карый. Эшләгәндә без шулай ук Коръәнне язу һәм төзү буенча 11 чыганакка мөрәҗәгать иттек, шул исәптә Мәрҗани һәм Муса Бигиев хезмәтләренә дә. Башка бүгенге мүсхәфләр гадәттә 2 генә чыганакка таяна. Казан мүсхәфенең милли үзенчәлекләре дә бар. Аның битләре Татарстан Республикасы байрагы төсләре белән бизәлде. Ә сәҗдә аятьләре Сөембикә манарасы билгесе белән күрсәтелә», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул Казан мүсхәфен дөньяга чыгару һәм аны бүләккә тарату мөмкинлеге өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot