news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әхмәт Зәки хәзрәтне аңлау өчен, ул яшәгән чорны аңларга кирәк

Казанда Әхмәт Зәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәчеттә узган «Рухи иминлек архитектурасы» форумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин галимнәренең мирасы турында фикерләр җиткерде.

Мөфти сүзләренчә, бөек галим Әхмәт Зәки хәзрәт яшәгән чор — динне тоту утлы күмер тоткан кебек авыр вакыт булган. Камил хәзрәт ул чордагы имамнарның батырлыгы турында да мисал китерде. Ул Зәкәрия хәзрәт белән бәйле вакыйганы искә алды: «17 ел дәвамында мәчетләрдә азан ишетелмәгән вакытта алар, курыкмыйча, азан яңгыраттылар. Бу гамәл дингә булган ихлас мәхәббәтне күрсәтә», — дип билгеләп үтте мөфти.

Чыгышында ул татар ислам традициясенең ныклы нигезенә тукталды. «Безнең галимнәр арасында бидгатьчеләр булмаган. Бу — безнең рухи көчебез һәм фәлсәфи тотрыклылыгыбыз», — диде Камил хәзрәт. Ул шулай ук Мөхәммәд Мурат Рамзи һәм башка классик галимнәрнең хезмәтләрен искә алды.

Мөфти фикеренчә, бүгенге көндә дә татар дин мәктәбе шул ук нигездә үсәргә тиеш. «Әгәр без Мәрҗани, Баруди, Әхмәт Зәки хәзрәтләр дәрәҗәсендәге галимнәр тәрбияләргә телибез икән, шәкертләребезне дә шул ук китаплар белән укытырга тиешбез», — диде ул.

Камил хәзрәт, чыгышын йомгаклап, татар халкын үз галимнәренең мирасына хөрмәт белән карарга чакырды. «Бу безнең уртак байлыгыбыз. Татар халкының рухи хәзинәсе — галимнәребез, остазларыбыз. Без аларны йолдызлар кебек юлдашыбыз итеп сакларга тиешбез», — дип тәмамлады ул сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot