Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете заманча һәм татарча булырга тиеш
Шамил Гафаров мәчет төзелешендә җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алыначагын әйтте.
Җәмигъ мәчете архитектурасында борынгы татар стиле дә исәпкә алыныр дип фаразлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә әйтелде.
“Мәчет заманча һәм татарча булырга тиеш. Проект ясый торган кеше моны аңларга тиеш, чөнки жюрида күпчелек татарлар булачак бит. Ничек булса да, безгә якын булырга тиеш бу мәчет”, - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бу мәсьәлә җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә каралачагын әйтте.
“Экспертлар да булачак, җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алыначак. Җәмәгатьчеләр белән фикерләшмичә, киңәшләшмичә зур объектларны төзү мөмкин түгел. Халык күңеленә якын урын булырга тиеш ул”, - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз