news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Аллаһ бездән зур корбаннар таләп итми, ул аңа мохтаҗ түгел

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Аллаһ бездән зур корбаннар таләп итми, ул аңа мохтаҗ түгел
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаетенең мәгънәсе турында әйтте. Бу хакта ул Кукмараның яңартылган тарихи Мәчкәрә авылы мәчетендәге гает вәгазендә сөйләде.

«Корбан гаетенең мәгънәсе шул: ул Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, малларыбызның иң яхшысын сайлап алып, аның ризалыгы өчен корбан китереп, мохтаҗларга таратып, аңа үзебезнең тугрылыкны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам күрсәткән тугрылык – тиңсез. Күпме генә корбан чалсак та, без аларның үрнәген беркайчан кабатлый алмабыз. Аллаһ бездән андый зур корбаннар таләп итми дә. Ул аңа мохтаҗ түгел, ләкин әгәр дә без Раббыбыз кушканнарны үтәсәк, ул тыйганнардан тыелсак, шул да җитәр иде», – диде ул.

Шулай ук ул моңа кагылышлы Коръәннән аятьне дә әйтеп узды. «Коръәндә болай диелә: «Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тик тәкъвалык кына ирешә», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot