news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин 5нче төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин 5нче төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр белән очрашты
Фото: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте

Бүген, 3 июньдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районы Түбән Вязовые бистәсендә урнашкан 5нче төзәтү колониясендә булды, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт полковнигы Илназ Фәхриев һәм колония башлыгы – эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Сәләхиев белән очрашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитәкчеләр төзәтү колониясендә Корбан бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Аннан Камил хәзрәт колониянең «Әл Фатихә» мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Ул аларга үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Мәчет җәзага тартылганнарның үз көче белән төзелгән. Биредә даими рәвештә ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр, вәгазь кичәләре үткәрелә һәм хәтта Коръән уку бәйгеләре оештырыла. Җомга намазына 200ләп мөселман йөри. Рамазан аенда мәчеткә килүчеләр саны 250гә җитә, чөнки аларның күбесе изге айда ураза тоталар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә.

Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Колонияләр Корбан бәйрәме уңаеннан һәм Рамазан аенда ифтарлар уздыру өчен азык-төлек белән тәэмин ителә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot